Татарские пословицы и поговорки на татарском языке



***

.

МӘКАЛЬЛӘР  ТАТАРЧА

.

Су, җир, күк

.

Аккан су тынчымас.

Асыл таш зур булмас.

Су башыннан болгана.

Кояш та тапсыз булмый.

Бер күктә ике ай булмас.

Кая барсаң да бер кояш.

Алтын черемәс, тимер тузмас.

Кешегә кое казысаң, үзең төшәрсең.

Йөргән таш шомарыр, яткан таш мүкләнер.

Ай күрде — кояш алды — безгә нәрсәсе калды.

***

.

Табигать сыйфатламалары

.

Аяз көнне яшен сугар.

Бер кичкә кер мичкә.

Араларыннан җил дә үтми.

Болытсыз яңгыр булмас.

Алдындагын алты ай эзләгән.

Былтыргыны кар баскан.

Дүрт ягың — кыйбла.

Заманның ялына ябыш.

Иртә кичтән хәерлерәк.

Каз килсә — яз килә.

Кар башын кар ашый.

Тама-тама күл булыр.

Каты давыл тиз туктар.

Яз уңмаган көз уңмас.

Тамчы тамып таш тишә.

Көн туганчы ни тумас.

Заман — кубызына биетә.

Нинди җилләр ташлады?

Көндез чыра яндырмыйлар.

Язгы көн ел туйдыра.

Иртәгәге өчен ишәк кайгырган.

Вакытын югалткан — малын югалткан.

Былтыр кискәнгә быел кычкырмыйлар.

Аз булса да җитәр, күп булса да бетәр.

Җылы сөяк сындырмый, салкын җанны тындырмый.

Иртә уңмаган кич уңмас, кич уңмаган һич уңмас.

***

.

Үсемлекләр

.

Алма пеш, авызыма төш.

Юкәдә икән чикләвек.

Алма агачыннан ерак төшми.

Акча җимеше түгел, бакча җимеше.

Агачның асылын корт ашар.

Бәрәңге — ярты икмәк.

Ике карбыз бер култыкка сыймас.

Йомшак агачны корт ашар.

Ни чәчсәң, шуны урырсың.

Урман киексез булмас.

Шайтан таягына кырау тими.

Ялгыз каенга кош кунмас.

Эш бетте, көлтә җыясы гына калды.

Сабанда сайрашмасаң, ындырда ыңгырашырсың.

Бәрәңге ашаган тук булыр, тез буыны юк булыр.

***

.

Хайваннар

.

Ат азгыны тайга иярер.

Атына күрә тәртәсе.

Эт — оясында көчле.

Үлгән сыер сөтле була.

Ат аунаган җирдә төк калыр.

Эт каешы булып беткән.

Атсыз ир — канатсыз кош.

Яман сыер ярда бозаулар.

Ашаган малда өмет бар.

Эт симерсә, иясен талар.

Ашаган җиренә сыер да кайта.

Аюны да биергә өйрәтәләр.

Башына тай типмәгән.

Иштең ишәк чумарын.

Койрыгы бозга каткан.

Бүрәнә аркылы бүре куган.

Дөя дулап күккә менмәс.

Дүрт аяклы ат та сөртенә.

Эт авызына бер сөяк.

Дүрт аяклы хайван да сөртенә.

Иртәгә өчен ишәк кайгырыр.

Көтүче нинди, көтү шундый.

Мәчегә уен, тычканга кыен.

Мүкләк сыер сөтле була.

Тычканга үлем, мәчегә көлке.

Сыйлы көнең — сыерлы көнең.

Биш тиенлек куян, ун тиенлек зыян.

Ул гына алланың кашка тәкәсе.

Бүредән курыксаң, урманга барма.

Бүредән бүрек ташлап котылмыйлар.

Үгез үлсә — ит, арба ватылса — утын.

Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар.

Тар җирдә тана башы, алачыкта бозау башы.

Тумаган тайга атланма, билен сындырырсың.

Керпе баласын «йомшагым» дияр, аю баласын «аппагым» дияр.

***

.

Кошлар, бөҗәкләр

.

Аның әтәче дә күкәй сала.

Ат дагалаганда бака ботын кыстырган.

Бал тәмле дә, корт чага.

Беткә ачу итеп тунны утка якмыйлар.

Илдә чыпчык үлми.

Инде елан мөгезе генә юктыр.

Иртә кычкырган күкенең башы авырта.

Карга карганың күзен чукымас.

Качкан балык зур була.

Күгәрчен сөте генә юк.

Күкәй эчендәге сары кебек.

Ничә чәйнәсәң дә бер балык башы.

Сукыр тавыкка бар да бодай.

Тукран тәүбәсе туклык бирмәс.

Чебен дулап ат булмас.

Чебешләрне көз көне саныйлар.

Чебен тисә чер итәр, тукмак тисә тик торыр.

Аптыраган үрдәк күлгә арты белән чумар.

Һавадагы торнаны тотам дип, кулындагы чыпчыкны җибәрмә.

***

.

Җәмгыять

.

Авылны макта, шәһәрдә тор.

Аткан ук кире кайтмас.

Егет яуда сынала.

Илчегә үлем юк.

Татулыкта бәрәкәт.

Акыллы дошман надан дустан яхшырак.

Алтын-көмеш яуган җирдән туган-үскән ил артык.

Андый гына хан кызында да була.

Батыр ярасыз булмас, ярасы дәвасыз булмас.

Батыр яуда беленер, телчән дауда беленер.

Бикә бизәнгәнче туй узган.

Бозга сөялмә, яуга сыенма.

Ватаны юк — җыры юк сандугач.

Дошманың күп булса, үзеңнән күр.

Дус — акчадан кыйммәт.

Дус үпкәләсә, дошман кинәнер.

Дусны сакламаган дошманга эләгер.

Дус бар, дошман бар.

Иелгән башны кылыч кисмәс.

Ике яңа дустан бер иске дус яхшырак.

Ил авызын иләк белән япмассың.

Ил какса, мир кага.

Ил күргәнне күрербез.

Ил сүзен тоткан ир булыр.

Ил төкерсә, күл булыр.

Иле ныкның биле нык.

Илен сатып ашаган — ике генә көн яшәгән.

Илгә таянган Идел кичәр.

Иптәшең үзеңнән яхшы булсын.

Ир егет өйдә туар, яуда үләр.

Ир егет үзе өчен туа, или өчен үлә.

Йөз сум акчаң булганчы, бер дустың булсын.

Кайда берлек — шунда көч.

Каланы макта, салада тор.

Кылыч кисәр, кул мактаныр.

Кылыч күтәргән — кылычтан үтәр.

Күрше хакы — тәңре хакы.

Күршең үзеңнән яхшы булсын.

Орлыгы Бохарада түгел.

Сугыш беткәч батыр күбәя.

Сугыш корбансыз булмый.

Теләнчегә якты чырай бирсәң, ямаулык сорар.

Тисә тияккә, тимәсә ботакка.

Туган илдән туйган юк.

Туган илнең кадерен читтә йөрсәң белерсең.

Читне макта, илендә тор.

Ялгыз кеше — сансыз кеше.

Ятып калганчы атып кал.

Өендәге хәлне күршеңнән сора.

Ул каргаса — бер бәла, ил каргаса — мең бәла.

Авызың тулы кан булса да, дошман алдында төкермә.

***

.

Хезмәт

.

Аз сөйлә, күп эшлә.

Башланган эш — беткән эш.

Бүгенге эшне иртәгәгә калдырма.

Агач — җимеше белән, кеше — эше белән.

Гали үз эшендә, Вәли үз эшендә.

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.

Ике уйла, бер эшлә.

Иренгән ике атлар.

Калган эшкә кар явар.

Карама йөзенә, кара эшенә.

Кем эшләми, шул ашамый.

Киңәшле эш таркалмый.

Кырык эш кырык җирдә кырылып ята.

Миннән үткәнче — иясенә җиткәнче.

Тырышкан табар, ташка кадак кагар.

Элек хезмәт, аннан хөрмәт.

Эш бетте, көлтә җыясы гына калды.

Эше юкның ашы юк.

Эшенә күрә ашы.

Эшләмәгән ашамый.

Эшләп үлмәссең, чирләп үләрсең.

Эшне башлама, башласаң ташлама.

Эшнең ояты юк.

Үткән эш кире кайтмый.

Үткән эшкә салават, калганына бәрәкәт.

Белгән белгәнен эшләр, белмәгән бармагын тешләр.

Оста барда кулың тый, остаз барда телең тый.

Матурлык туйда кирәк, уңганлык көн дә кирәк.

Май чүлмәге — тышыннан, булыр кеше — эшеннән.

***

.

Хезмәт һәм ял

.

Ялкауга ял килде.

Күп уйнаган бер елар.

Йокы ястык теләми.

Ялкауга көн дә бәйрәм.

Йокы тамак туйдырмый.

Ике ятып бер төшемә керә.

Бәйрәм ашы — кара каршы.

***

.

Юл-сәфәр, транспорт

.

Ялгызга юл озак.

Җәяүлегә җанчык авыр.

Юлдашын ташлаган юлда калыр.

Адашкан кешедән юл сорамыйлар.

Баскан җиреннән ут чыга.

Бергә-бергә юл кыска.

Үзе егылган еламас.

Эт өрер, бүре йөрер.

Итсәң хәрәкәт — булыр бәрәкәт.

Хәрәкәттә — бәрәкәт.

Йөргән йөрәкле булыр.

Күп йөргән күп ишетә.

Юл газабы — гүр газабы.

Юл кешесенең юлда булуы яхшы.

Юлга чыксан, юлдашың үзеңнән яхшы булсын.

Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырларсың.

***

.

Мал-мөлкәт. Алыш-биреш

.

Поты бер тиен.

Акча бакчада үсми.

Акча башны ашый.

Акчаның күзе юк.

Алтында тузан тормас.

Арзанның буявы тиз уңа.

Асыл товар зур булмас.

Хәрам акча кесә тишә.

Безгә ике тиен — бер акча.

Биргәннең битенә карама.

Исәпкә бар, санга юк.

Дөя дә бүләк, төймә дә бүләк.

Җиде кат үлчә, бер кат кис.

Һәркем үз аршыны белән үлчи.

Өлешеңә тигән көмешең.

Үз туксаны туксан, кешенеке сиксән тугыз.

Күзеңә кырып салырга сукыр бер тиен дә юк.

Акча бездә бер букча, ефәк бездә мунчала.

Авыруың булса булсын, бурычың булмасын.

***

.

Өй-йорт, каралты

.

Ачык ишек, якты чырай.

Түгәрәк өйнең түре юк.

Хуҗасыз өй таркалыр.

Чүп өстенә чүмәлә.

Ут төтенсез булмый.

Шәм төбенә якты төшмәс.

Өе биек, өйрәсе сыек.

Юрганыңа карап аягыңны суз.

Өең тар булса, дөняның киңлеге беленмәс.

***

.

Кием-салым

.

Энә кая, җеп шунда.

Без капчыкта ятмас.

Ертык тишектән көләр.

Итәк кисеп җиң ялгама.

Башыңа төшсә, башмакчы булырсың.

Агач күрке — яфрак, адәм күрке — чүпрәк.

Шөшле сораганга балта тоттырмыйлар.

Көяз туңмас — калтырар, сөякләре шалтырар.

Киеменә карап каршы алалар; акылына карап озаталар.

***

.

Азык-төлек, аш-су, савыт-саба

.

Аракы керсә, оят качар.

Ипи-тоз, якты йөз.

Сыйлаганда су эч.

Май ботканы бозмас.

Авызыңа салганны йота бел.

Ачка казан астырма, туңганга ут яктырма.

Ач тамагым, тыныч колагым.

Ашаган белмәс, тураган белер.

Ашаган табагыңа төкермә.

Аштан олы булып булмый.

Ашым аш, суым су түгел.

Ашын ашаган, яшен яшәгән.

Ач кешенең ачуы яман.

Берәүнең дә сандыгы буш булмый.

Исереккә диңгез тубыктан.

Исереккә сәлам бирмә.

Исереккә үгет ни дә, дегет ни.

Казан соскан — берәү, кашык тоткан — җидәү.

Кеше ашы тәмле була.

Кискән икмәк кире ябышмас.

Коры кашык авыз ерта.

Кунак булсаң тыйнак бул.

Кунак килсә, ит пешә, ит пешмәсә — бит пешә.

Кунаклы йорт — хөрмәтле йорт.

Кунакта яхшы, өйдә яхшырак.

Көтеп алган кунак кадерле була.

Моның белән ботка пешереп булмый.

Син дә кунак, мин дә кунак, атка печән кем сала.

Тансыкка тары боткасы.

Тәмлегә талым кирәкми.

Умач сораганга токмач тоттырган.

Әллә пешмәгән, әллә төшмәгән.

Өч көн кунак бул, өч көннән соң ерак бул.

Үзе кунак чакырган, үзе баланга киткән.

Үзенең әйрәне юк, кешенең кымызын эзли.

Чакырып килгәннең аты зур, сөеп килгәннең хакы зур.

***

.

.

Ниже представлены несколько татарских

пословиц и поговорок из другого источника

.

Бәхетне юлдан эзләмә, белемнән эзлә.

Китап — белем чишмәсе.

Күп укыган күп белер.

Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын.

Дус акчадан кыйммәт.

Дустың үзеңнән яхшырак булсын. 

Телләр белгән — илләр белгән.

Тәмле дә тел, тәмсез дә тел.

Телең ни әйтсә, колагың шуны ишетер.

Агачны яфрак бизи, кешене хезмәт бизи.

Кем эшләми, шул ашамый.

Эш беткәч уйнарга ярый.

Әни йорты — алтын бишек.

Бәйрәм ашы — кара-каршы.

Туган ана бер, туган Ватан бер.

Ни чәчсәң, шуны урырсың.

.

***

.

Татарские пословицы и поговорки на русском языке

На главную страницу

.

***

Содержание страницы: пословицы и поговорки поволжских татар на татарском языке.

.

.Индекс цитирования